Украина (УССР) Советлар Союзы вакытында барлыкка килгән. Моңа кадәр ул кешелек тарихында булмаган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституцион суды рәисе Валерий Зорькин белән очрашуда белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Очрашуда Зорькин XVII гасыр уртасында Франциядә төзелгән дөнья картасының күчермәсен күрсәтте. Анда Украина кебек дәүләт юк.
Путин хәзерге Украина җирләре Речь Посполитаяга, ә аннары Мәскәү патшалыгы составына керүен искә төшерде.
«Ә аннары, Октябрь революциясеннән соң, төрле квазидәүләтләр барлыкка килә башлады, ә совет хакимияте совет Украинасын булдырды. Бу яхшы билгеле. Моңа кадәр кешелек тарихында бернинди Украина да юк иде», - диде РФ Президенты.