news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин спортчылар һәм яшьләрне Казанда узачак «Киләчәк уеннары»на чакырды

Путин спортчылар һәм яшьләрне Казанда узачак «Киләчәк уеннары»на чакырды
Фото: трансляциядән скриншот

Россия Президенты Владимир Путин дөньяның төрле илләрендәге спортчылар һәм яшьләрне киләсе елда Татарстан башкаласында узачак «Киләчәк уеннары» ярышларында катнашырга чакырды.

«Россия спорт традицияләрен саклауның әһәмиятен аңлый. Шул ук вакытта, ул бөтен яхшы, яңа, алдынгы күренешләргә, яшьләр арасында, шул исәптән спортта популяр булган әйберләргә һичшиксез ачык. Спортның классик төрләрен дә, киберспортны да үзендә берләштергән ярышлар үткәрүнең нәкъ менә безнең идея булуы – шуның дәлиле.

Спорт өчен тиңдәше булмаган, әмма яңа цифрлы чорга аваздаш инновацион форматны без «Киләчәк уеннары» дип атадык, ул киләсе елның 23 февралендә Казанда старт ала. Төрле илләрнең спортчыларын, яшьләрне анда актив катнашырга чакырабыз», - диде дәүләт башлыгы «Россия – спорт державасы» XI Халыкара спорт форумының пленар утырышындагы чыгышы вакытында.

Искәртеп үтәбез, беренче турнир Казанда киләсе елның 23 феврале – 3 мартында узачак. Элегрәк «Киләчәк уеннары»ның программасы киңәйтелүе турында билгеле булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot