Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Соvid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә эшсезлекнең кинәт артуы көтелми
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе бераз арткан, ә башка илләрдә күрсәткечнең кискен артуы күзәтелгән.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Соvid-19 пандемиясе сәбәпле, Россиядә эшсезлек күрсәткече кискен арту көтелми. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Төп законга төзәтмәләр әзерләүче эшче төркем белән очрашуда әйтте. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
«Коронавирус һәм аның белән бәйле чикләүләр сәбәпле, эшсезләр саны күпләп артмады һәм артмас дип ышанам», — диде ул.
Путин билгеләп үткәнчә, илдә эшсезлек дәрәҗәсе 6 проценттан бераз гына арткан. Башка илләрдә кинәт арту күзәтелде, дип өстәде Президент.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, июнь ахырына Казанда мәшгульлек үзәкләрендә 26 мең 290 кеше эшсез булып теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз