news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Социаль түләү, пенсия, яшәү минимумы, бюджет өлкәсендә хезмәт хакы арта

Президент билгеләп үткәнчә, бәяләр үсеше «кешеләр кеременә җитди бәрә».

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә социаль түләү, пенсия, яшәү минимумы һәм бюджет өлкәсендә хезмәт хакы артачак.

Бүген РФ Президенты Владимир Путин төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә белдергәнчә, бәяләр үсеше «кешеләр кеременә җитди бәрә». Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу хакта Мәскәү Кремле матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Якын арада барлык социаль түләүләрне, шул исәптән пособиене һәм пенсияне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумы күләмен, шулай ук бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттырачакбыз», — диде Путин.
Тәэмин итүнең төгәл параметрлары Кабминда Президент кушуы буенча исәпләнәчәк.

Президент билгеләп үткәнчә, бәяләр үсеше «кешеләр кеременә җитди бәрә».

«Якын арада барлык социаль түләүне, шул исәптән пособие һәм пенсияне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумы күләмен арттырачакбыз, шулай ук бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттырачакбыз», — диде Путин. Арттыруның төгәл күләме Министрлар Кабинетында Президент кушуы буенча исәпләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100