news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин социаль челтәрләрдә уңай контент җитмәвен әйтте

Россия Президенты Пятигорскида «Машук» яшьләр форумында булды һәм анда катнашучылар белән аралашты.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин социаль челтәрләрдә уңай контент җитмәвен әйтте. Дәүләт башлыгы бу хакта Пятигорскида «Машук» мәгариф форумында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Студентлар медиахолдингы» проекты авторы һәм җитәкчесе Висраил Һадиев дәүләт башлыгына студентлар телестудияләре өчен контент булдыру ысуллары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, нигездә контент социаль челтәрләрдә тарала, ә студия төбәк телеканаллары белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.

“Челтәрләрдә эшләвегез бигрәк тә яхшы. Сезнең уңай өметләр белән януыгызны аңлыйм”, - диде Путин.

  • «Машук» яшьләр форумы тарихы 2010 елдан башлана. 2018 елда форум 10-24 августта уза. Анда Төньяк Кавказ федераль округы һәм Россиянең башка төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 5 мең чамасы вәкил катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100