news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин телефон белән бәйле мошенниклык очракларының кимүе турында хәбәр итте

Россиядә телефон белән бәйле мошенниклык очраклары - 7, ә бу гамәлләрдән ил халкына килгән зыян 33 процентка кимегән. РФ Президенты Владимир Путин Туры элемтә вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Телефон мошенникларына каршы тору чараларының нәтиҗәсе булды, әмма эшләп була торган һәм эшләргә кирәкле күп нәрсәләр бар әле», - дип белдерде Путин.

Ил халкына мөрәҗәгать итеп, ул мошенниклыкның беркая да китмәвен, һәм, техник чараларны куллану мөмкинлеге арткан саен, алар камилләшәчәк кенә, дип искәртте.

«Шуңа күрә, әгәр сезнең белән акча яки милек турында сөйләшсәләр – шундук трубканы куегыз. Бу турыда бер сүз дә әйтергә кирәкми. Проблеманы банкка баргач хәл итү зарур. Беркем белән дә акча һәм милек мәсьәләләре турында фикер алышмагыз», - диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot