Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Соңгы ай ярымда Россиядә бәяләр сизелерлек артты
Соңгы ай ярым эчендә Россиядә бәяләр сизелерлек артты. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә әйтте.
«Хәзер ул (инфляция) тотрыклана, әмма шуның белән бергә, без моны яхшы беләбез, соңгы ай ярым эчендә Россиядә бәяләр сизелерлек артты, ягъни 9,4 процентка. 8 апрельгә булган мәгълүматлар буенча еллык инфляция 17,5 процент тәшкил итте», - диде дәүләт башлыгы. Бу турыда Мәскәү Кремле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Путин Министрлар Кабинеты һәм Үзәк банкның игътибарын моның бик югары күрсәткеч булуына юнәлтте. Гражданнар моны үзләренең гаилә бюджетында тоя, диде Президент һәм ил халкына ярдәм итәргә өндәде.
«Гражданнарыбызга инфляция дулкынын җиңәргә ярдәм итәргә кирәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз