news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Согуд Гарәбстанын БРИКСка кертү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде

Согуд Гарәбстаны вәкилләре Казанда узган БРИКС саммитында катнашты. Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, киләчәктә уртак эш киңәячәк дигән өмет бар. Журналистның илне БРИКСка кертү мөмкинлеге турындагы соравына ул шулай дип җавап бирде.

«Согуд Гарәбстанына килгәндә, без дустыбыз, тәхеткә утырырга тиешле принц белән бик яхшы элемтәдә. Согуд Гарәбстаны короле белән безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы. Бүген Согуд Гарәбстаны вәкилләре безнең уртак эшебездә катнашты. Киләчәктә дә ул киңәер генә дип өметләнәбез», - диде ул.

Моннан тыш, Владимир Путин Яңа үсеш банкы һәм аның партнерлар өчен нинди мөмкинлекләр ачуы турында сөйләде.

«Бездә Яңа үсеш банкы бар, ул әлегә зур түгел, гомуми суммасы 32-33 миллиард доллар булган йөз проектны финанслады. Согуд Гарәбстаны, Россия, Кытай, Һиндстан кебек илләр өчен тиз үсә торган базарларга ышанычлы һәм куркынычсыз рәвештә инвестицияләр кертү мөмкинлеге булу бик мөһим», - дип ассызыклады Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100