Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Согуд Гарәбстаны короленең Россиягә килүен истәлекле вакыйга дип атады
Согуд Гарәбстаны короленең Россиягә сәфәре бер генә көн белән чикләнмәячәк.
(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстаны короле Салмән бин Габдел Азиз Әл Саудның Россиягә килүен истәлекле вакыйга дип атады. Шулай ук ил башлыгы бу очрашу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсешенә этәргеч булуына ышанычын белдерде.
Бу хакта дәүләт башлыгы берничә кешедән генә торган әңгәмә вакытында белдерде, дип яза “Известия”.
"Безнең мөнәсәбәтләр тарихында Согуд Гарәбстаны Короленең Россиягә беренче килүе һәм үзеннән-үзе бу бик әһәмиятле вакыйга булып тора", – дип өстәде Президент.
Пәнҗешәмбе көнне монарх Россиягә сәфәре вакытында Кремльгә килде. Ике ил лидерлары Зур Кремль сараеның Андреевский залында очрашты. Аннан соң Россия Президенты һәм Согуд Гарәбстаны Короле әңгәмә алып бару өчен Яшел кунак бүлмәсенә күчте, диелә хәбәрдә.
Элегрәк Россия Президенты матбугат сәркатебе Дмитрий Песков Согуд Гарәбстаны короленең Россиягә сәфәре бер генә көн белән чикләнмәячәген җиткергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз