Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россиядә нефть продуктларына бәйле вазгыять акрынлап яхшырачак
Украина Кораллы көчләренең гамәлләре Россиядә нефть продуктларына бәйле кайбер проблемалар тудыра, әмма вазгыять акрынлап яхшырачак. РФ Президенты Владимир Путин Халык фронтының «Барысы да җиңү өчен!» форумы кысаларында Россия хәрбиләре өчен оештырылган «Кулибин-клуб» күргәзмәсе белән танышканда шулай дип белдерде.
«Энергетикага килгәндә, бездә аның нигезе бик көчле, ышанычлы. Әйе, алар (Украина ягы - Т-и иск.) безгә нефть продуктларына бәйле билгеле бер проблемалар тудыра. Вазгыять акрынлап яхшырыр дип уйлыйм», - диде Россия лидеры.
Путин моның Кырым ярымутравын да читләтеп үтмәячәгенә ышандырды. «Бу Кырымга да кагыла. Чөнки инде хәзер үк нефть продуктлары белән тәэмин итү системасын булдыру буенча зур эш башлана, аңа инде дошманның кулы җитмәячәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз