Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Сириянең экс-президенты белән очрашырга планлаштыра
Россия Президенты Владимир Путин Сириянең элекке Президенты Башар Асад Мәскәүгә килгәннән соң аның белән әлегә очрашмаган, әмма сөйләшергә планлаштыра. Бу хакта ул туры элемтә барышында әйтте.
«Мин әлегә Президент Асад белән ул Мәскәүгә килгәннән соң күрешмәдем, әмма моны эшләргә җыенам, һичшиксез аның белән сөйләшәчәкмен», – диде Путин АКШ журналистының 12 ел элек Сириядә югалган башка америка журналисты язмышы турындагы соравына җавап итеп.
Президент өстәп әйткәнчә, ул югалган америкалы турындагы сорауны бирәчәк, ләкин моның 12 ел элек актив хәрби хәрәкәтләр барган территориядә булуын аңларга кирәк. «Без бүген Сириядәге вазгыятьне контрольдә тотучы кешеләргә дә сорау бирә алган кебек, бу сорауны бирермен дип вәгъдә итәм», – дип йомгаклады Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз