news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Си Цзиньпин белән очрашыр алдыннан рояльдә уйнаган

Россия Президенты рояльдә ике әсәр башкарган.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык республикасы рәисе Си Цзиньпин белән очрашуны көткән арада рояльдә уйнады, дип сөйләгән журналистларга Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

"Си Цзиньпин белән ике яклы очрашуны көткәндә Президент Си Цзиньпин резиденциясендә әңгәмәгә белешмә язуларын өйрәнде һәм рояльдә уйнады", – дигән ул журналистларга.

Владимир Путин рояльдә "Московские окна" һәм "Город над вольной Невой" әсәрләрен башкарган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot