Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Си Цзиньпинның Кытайга рәсми визит белән килергә чакыруын кабул итте
КХР Рәисе Си Цзиньпин РФ Президенты Владимир Путинны быелның беренче яртысында Кытайга рәсми визит белән килергә чакырды, Россия дәүләте башлыгы чакыруны кабул итте. Бу хакта журналистларга Россия һәм Кытай лидерларының видеоконференциясе нәтиҗәләре буенча РФ Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде.
«Сөйләшү барышында Си Цзиньпин Рәисе Владимир Путинны елның беренче яртысында Кытайга рәсми визит ясарга чакырды. Чакыру рәхмәт белән кабул ителде», - дип белдерде дипломат (ТАСС буенча цитата).
Шул ук вакытта Ушаков сәфәрнең сроклары һәм детальләре өстәмә килештереләчәк, дип ачыклык кертте.
Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, узган 2025 елда РФ һәм КХР лидерлары еш һәм нәтиҗәле аралашкан. «Һәм мондый шәхси элемтәләр, әлбәттә, дәвам итәчәк <...>»,- дип өстәде Путинның ярдәмчесе.
Юрий Ушаков шулай ук 1 сәгать 25 минут дәвам иткән сөйләшүләр барышында ике ил лидерлары Иран, Венесуэла һәм Куба тирәсендәге вәзгыять, шулай ук АКШ белән мөнәсәбәтләр турында фикер алыштылар, дип билгеләп үтте. Си Цзиньпин Абу-Дабида Украинадагы конфликтны җайга салу буенча сөйләшүләрне хуплады, ә Владимир Путин Россиянең бер Кытай принцибын хуплавын раслады. Ул шулай ук Кытай ноябрьдә кабул итәчәк АТЭС саммитына барырга әзер булуын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз