Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Си Цзиньпинга Украина конфликтын җайга салу буенча Кытай планы белән танышуын әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуда Украинадагы конфликтны җайга салу буенча Кытай планы белән танышуын һәм Пекин инициативасы турында җентекләбрәк фикер алышуга әзер булуын белдерде. Очрашуның бер өлеше «РИА Новости»ның телеграм-каналында чыкты.
«Без Украинадагы кискен кризисны җайга салу буенча сезнең тәкъдимнәрегез белән таныштык. Әлбәттә, безнең бу мәсьәләне тикшерү мөмкинлеге булачак. Беләбез, сез гаделлек принципларыннан һәм халыкара хокукның төп нигезләмәләре үтәлүдән чыгып эш итәсез. Барлык илләр өчен бүленмәс иминлектән», – диде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия ягы һәрвакыт сөйләшүләр процессы өчен ачык. Исегезгә төшерәбез, Кремльдә Владимир Путин белән Си Цзиньпин очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз