Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Си Цзиньпинга БРИКСта Россия рәислеген хуплаганы өчен рәхмәт әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпинга БРИКСта Россия рәислеген хуплаган өчен рәхмәт белдерде. Искәртеп үтик, күптән түгел дәүләт башлыклары видеоэлемтә аша сөйләшүләр уздырды.
«БРИКСта Россия рәислеген хуплавыгыз өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсем килә», – диде Путин. Бу турыда ТАСС яза.
Шулай ук ул, октябрь аенда Казанда узган БРИКС саммитында Кытай лидеры белән очрашуына шат булуын да әйтте.
Россия Президенты сүзләренчә, Россия һәм Кытай төрледән-төрле күпьяклы мәйданчыкларда: БМОда һәм БМО Иминлек советында, ШОСта, Егермелек төркемендә һәм АТЭСта үз адымнарын координацияли. Ике ил дә гаделрәк күпполяр дөнья төзү яклы, Евразия киңлегендә һәм тулаем дөньяда бүленмәс иминлек тәэмин итү мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли, диде Путин.
Ул Россия һәм Кытай халыкара эшләрдә әһәмиятле роль уйный дип ышана.
Си Цзиньпин Кытай һәм Россия хезмәттәшлеге глобаль идарә системасын реформалаштырырга һәм яхшыртырга булыша дип өстәде. Ә илләрнең БМО, ШОС һәм БРИКС кысаларында элемтәсе «тагын да күбрәк позитив энергия бирә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз