news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Шамил Тарпищевка һәм Владимир Чагинга дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстанлылар III дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре” өчен орденына лаек булды.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә РФ Теннис федерациясе президенты һәм Казанның мактаулы гражданины Шамил Тарпищевка, шулай ук “КАМАЗ-Автоспорт” директоры Владимир Чагинга Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы Тарпищевны һәм Чагинны Россиянең социаль-икътисади, мәдәни, фәнни-җитештерү потенциалы һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен III дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре” өчен ордены белән бүләкләде.

Шулай ук 30 россияле фән, мәдәният, мәгариф, медицина, авыл хуҗалыгы, җитештерү эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлары өчен орденга, мактаулы билгегә һәм мактаулы исемгә лаек булдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Дәүләт Думасы Физкультура һәм спорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Фетисов, “Гадел Россия” фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов, очучы Дмитрий Комаров, “Аэрофлот” генераль директоры Виталий Савельев, сәяхәтче Федор Конюхов, пианист Денис Мацуев, Мәскәү Губерния театры сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков һәм Дәүләт Думасы Мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Иосиф Кобзон бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100