news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Шәймиевкә Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

Дәүләт башлыгы Татарстан Президентыннан һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесеннән ислам академиясендә кыргыз руханиларын укыту мөмкинлеге булдыруны сорады.

Путин Шәймиевкә Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде
tatarstan.ru

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә республика үсешенә керткән өлеше, шулай ук стратегик проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта РФ Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Дәүләт башлыгы Шәймиевнең республикада ислам академиясен булдыруга керткән өлешен билгеләп үтте. "Россия Президенты хәбәр иткәнчә, күптән түгел Кыргызстан башлыгы Сооронбай Жээнбеков белән очрашу барышында Кыргызстаннан килгән руханиларны бу академиядә укыту мөмкинлеге турында фикер алышканнар", - дип хәбәр итә чыганак.

Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевтән ислам академиясендә кыргыз руханиларын укыту һәм тиешле системаны җайга салу мөмкинлеге табуларын сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot