news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин шәхси тормышы турында: "Бар да тәртиптә"

Президент элеккеге тормышы иптәше һәм кызлары белән очрашуын әйтте, тик теләгәнчә үк бик еш түгел, дип таныды

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина).  Мәскәүдә Владимир Путин белән матбугат конференциясе барышында журналистлардан берсе  "Россиянең беренче кияве"нең шәхси тормышына кагылышлы сорау да бирде.

"Бар да тәртиптә, борчылмагыз", - дип кыска гына җавап бирде ул. Путин элеккеге тормыш иптәше һәм балалары белән күрешеп торуын дә әйтте. "Даими рәвештә күрешәбез, әмма теләгәнчә үк еш түгел. Бар да тәртиптә", - дип тәмамлады ул җавабын.  

news_right_1
news_right_2
news_bot