news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин сайлауларда күп көнлек тавыш бирү турындагы законга кул куйды

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова алданрак билгеләп үткәнчә, өч көнлек тавыш бирү турындагы закон кабул ителгән очракта, сайлауларны үткәрү тәртибен үзгәртергә туры киләчәк.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Владимир Путин барлык дәрәҗәдәге сайлауларда күп көнлек тавыш бирү турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Сайлау законнарына төзәтмәләр элек Дәүләт Думасында кабул ителде һәм Федерация Советында хупланды. Хәзер Россиядә күп көнлек тавыш бирү форматы җирле сайлауларга гына түгел, Дума сайлауларына да кагылачак. Сайлау комиссиясе карары буенча участоклар берничә көн рәттән эшли ала, әмма өч көннән дә артык түгел.

Мондый форматтагы ихтыяр белдерү бюллетеньнәрен соңгы көндә исәпләячәкләр, сайлау комиссияләре биналарыннан тыш — йорт яны территорияләрендә дә күп көнлек сайлаулар вакытында тавыш бирү форматы сакланачак.

Шул ук вакытта мондый очракларда алдан тавыш бирү һәм таныклыклар буенча тавыш бирүне оештырмаячаклар.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова алданрак билгеләп үткәнчә, өч көнлек тавыш бирү турындагы закон кабул ителгән очракта, сайлауларны үткәрү тәртибендә күп нәрсәне үзгәртергә туры киләчәк.

25 июньнән 1 июльгә кадәр Россиядә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү узды, Төп законга үзгәрешләр кертү өчен сайлаучыларның 77,92 проценты тавыш бирде. Ул чакта экспертлар күп көнлек тавыш бирү тәҗрибәсе уңышлы булды һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100