news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте

Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең язмышы, аның чәчәк атуы өчен җан атабыз, диде Владимир Путин.

Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). В.Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте. Россия Президенты узган сайлауда башка кандидатлар өчен тавыш биргән гражданнарга мөрәҗәгать итте. Шул хактагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

«Сезнең позициягә хөрмәт белән карыйм. Сәясәттә кемгәдер өстенлек бирү безне аерырга тиеш түгел. Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең язмышы, аның чәчәк атуы өчен җан атабыз», - дип искәртте Владимир Путин.

Россия гражданнарының бердәмлеге, җаваплылыгы, максатларны аңлавы һәм омтылышы Россия үсешенә хезмәт итәргә тиеш, диде РФ Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot