news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин шахтерларның Оборона-сәнәгать комплексы эшенә керткән өлешен билгеләп үтте

Путин шахтерларның Оборона-сәнәгать комплексы эшенә керткән өлешен билгеләп үтте
Фото: kremlin.ru

Күмер чыгару тармагы Россиянең энергетика куркынычсызлыгын һәм предприятиеләрнең, шул исәптән оборона комплексына караганнарының да, тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә саллы өлеш кертә. РФ Президенты Владимир Путин, күмер чыгару сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Шахтерлар көне белән котлап, шулай дип белдерде.

«Сез үзегезне компетентлылык, шәхси һәм кешелек сыйфатлары – сабырлык, ныклык һәм кыюлык, бер-береңә ярдәм кулы сузу – таләп итә торган катлаулы, әмма мөһим һәм мактаулы һөнәргә багышлагансыз», - дип искәртте Путин Кремль сайтында урнаштырылган котлау телеграммасында.

Президент күмер чыгару тармагы вәкилләренең алга таба да тырышып эшләячәгенә һәм илнең чәчәк атуы хакына сизелерлек нәтиҗәләргә ирешәчәгенә ышаныч белдерде. «Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, билгеләнгән планнарыгыз һәм уй-ниятләрегезнең чынга ашуын телим», - дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot