news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Шантаж һәм Россиядә фетнә оештыру тормышка ашмаячак

Путин: Шантаж һәм Россиядә фетнә оештыру тормышка ашмаячак
kremlin.ru

Россия президенты Владимир Путин бүген телевидениедә чыгышында фетнә омтылышы вакытында бердәм булган өчен гражданнарга рәхмәт әйтте.

«Сезгә нык, бердәм һәм патриот булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу бердәмлек теләсә нинди шантаж, эчке фетнә оештыруның тормышка ашмаячагын күрсәтте», – диде Путин.

Путин Россиядәге хакимият, иҗтимагый һәм дини оешмалар, партияләрнең Конституцияне саклау буенча нык позициядә булуын әйтте.

Путин әйтүенчә, башта ук кан коелмауны булдырмау буенча чаралар күрелгән. Фетнәне оештыручылар, аларны алдаган, үлемгә, иптәшләренә ут ачуга төртеп керткән. Нәкъ менә шундый нәтиҗәне – бер-береңне үтерүне Россия дошманнары теләде. Киевтагы неонацистлар һәм аларның Көнбатыштагы хуҗалары Россия солдатлары бер-берсен үтерүне, Россиянең җиңелүен, канга батуын теләгән иде, диде президент.

Ул дошманнарның фронттагы уңышсызлыклары өчен реванш алуларын теләүләрен, әмма теләкләренең тормышка ашмавын әйтте.

Президент фетнәчеләрнең юлларына каршы чыккан хәрбиләргә, һәлак булган очучыларның батырлыгын билгеләп үтте.

Президент әйтүенчә, «Вагнер» хәрбиләренең кайберләре фетнәдә катнашуларын аңламаган да. Аларга Оборона министрлыгы белән контракт төзергә, өйләренә кайтырга яки инде Беларуська китәргә мөмкинлек биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100