Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин санкцияләр шартларында талантлы балаларга ярдәм күрсәтергә чакырды
Талантлы яшьләргә ярдәм итәргә кирәк, бигрәк тә Россиягә каршы спортта һәм мәдәният өлкәсендә кертелгән санкцияләр шартларында. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Сочидагы «Сириус» мәгариф үзәгендә «Талант һәм уңыш» фондының Попечительләр советы утырышында белдерде, дип яза «Российская газета».
«Без спортта һәм хәтта сәнгатьтә төрле чикләүләр белән очрашабыз. Безгә, әлбәттә, талантлы яшьләребезгә, шул исәптән мәктәп укучыларына ярдәм итүнең төрле формаларын үстерергә кирәк», – дип бурыч куйды Владимир Путин.
Сүз шул исәптән математика, физика һәм химия буенча олимпиадалар турында да бара. Моның белән хөкүмәт һәм профильле министрлык шөгыльләнә, әмма мондый чараларны оештыру өчен тиешле шартлар тудыру өчен «Сириус» мөмкинлекләрен дә кертергә кирәк, дип саный президент.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз