news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 15 апрельгә кадәр бердәм салым хисабы системасының эшен бәяләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин Федераль салым хезмәтенә салым түләүчеләрнең бердәм салым хисабы буенча барлык проблемаларын хәл итү бурычын куйды. Мондый пункт дәүләт башлыгының Кремль сайтында чыккан йөкләмәләре исемлегендә бар.

Йөкләмә 15 апрельгә кадәр үтәлергә тиеш. Бу эштә Федераль салым хезмәте башлыгы Даниил Егоров һәм Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов җаваплы итеп билгеләнде.

Путин шулай ук РФ Дәүләт Советының «Икътисад һәм финанслар» юнәлеше буенча комиссиясенә Финанс министрлыгы һәм Федераль салым хезмәте белән Россия бюджет системасына карата бердәм салым хисабы системасы эшен бәяләргә һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Салым түләүченең бердәм салым хисабы һәм бердәм салым түләүләре Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады. Аларны физик затлар да, юридик затлар да куллана ала.

Бердәм салым хисабы, аерым алганда, массакүләм хаталы түләүләр проблемаларын хәл итү өчен кертелә башлады. Әмма бердәм салым хисабына күчкәннән соң эшмәкәрләрнең шәхси кабинетларында бюджет алдында чынлыкта булмаган нигезсез рәвештә бурычлары барлыкка килде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100