Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин салым органнарын эш темпларын киметмәскә чакырды
Россия Президенты Владимир Путин Федераль салым хезмәте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул аларны дәүләт бюджетын нәтиҗәле тулыландыру өчен эш темпларын саклап калырга, шулай ук барлык социаль программаларны гамәлгә ашыру һәм Россия икътисадын ныгыту өчен «уңайлы мохит» булдырырга чакырды. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, салым хезмәте хезмәткәрләре бүген төрле күппланлы мәсьәләләрне хәл итүдә заманча технологияләрне, үз илебезнең һәм дөнья практикаларын уңышлы куллана һәм шуның белән дәүләт хезмәте күрсәтү ягыннан бик югары планка куя.
Путин ассызыклаганча, Федераль салым хезмәте үзенең эшчәнлек елларында куәтле һәм заманча дәүләт структурасына әверелгән, ул бүген нәтиҗәле эшнең лаеклы үрнәген күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз