Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин сәламләве: Барлык ислам илләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне көчәйтергә тырышабыз
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин "Россия – Ислам дөньясы" Стратегик караш төркеме утырышында Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен җиткерде.
Илбашы «Россия – ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы Татарстанда - Россиянең тизлекле үсеш алучы, милләтара татулык традицияләре саклана торган төбәгендә узуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп узган. "Казанга сәясәтчеләр, галимнәр, икътисадчылар, бизнесменнар, экспертлар, дин әһелләре икътисади, гуманитар мәсьәләләр, рухи тормыш турында сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга җыелган", - дип искәртелә хатта.
"Россиядә күп гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре яши, һәркайсы үз үзенчәлеген саклап килә. Ислам - Россиядә киң таралган диннәрнең берсе. Аны миллионлаган гражданнар тота, алар илнең икътисадына һәм фәнгә, мәдәнияткә, социаль өлкә үсешенә мөһим өлеш кертә. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз, энергетика, сәнәгать, мәгълүмат технологияләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанслар, мәгариф, медицина, туризм, башка өлкәләрдә перспективалы проектларны тормышка ашырабыз", - дигән Владимир Путин.
Президент Казанның 2026 елда Ислам дөньясы мәдәни башкаласы исемен йөртүен дә искәрткән. Форум нәтиҗәле узачагына ышанычын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз