news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Сәламәтлек саклау объектларына тагын 1 трлн сум бүлеп биреләчәк

РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында аналарны һәм балаларның сәламәтлеген саклау буенча яңа программаны гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук, сәламәтлек саклау объектларына өстәмә финанслау турында әйтте.

«Якын киләчәктәге алты ел эчендә сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә, ремонт һәм җиһазлауга өстәмә 1 трлн сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», – диде Путин.

Президент аналарны һәм балаларның, үсмерләрнең сәламәтлеген саклау буенча яңа программаны гамәлгә кертү тәкъдиме белән чыкты.

«Балалар сәламәт булып тусын һәм үссен, ә киләчәктә алардан сәламәт балалар тусын», – дип белдерде ул.

Бу программада хатын-кызлар консультацияләре челтәрен киңәйтү, перинаталь үзәкләрне, балалар сырхауханәләре һәм хастаханәләрен яңарту күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100