news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин сайлауларда һәр сайлаучының тавышының әһәмияте турында белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Россия халкын 18-20 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына һәм төбәк хакимият органнарына депутатлар сайлауда катнашырга чакырды. Бу хакта ул тавыш бирү алдыннан гражданнарга махсус мөрәҗәгатьтә белдерде.

Президент сайлауларда катнашуны җаваплы гамәл һәм Россияне ныгытуга өлеш кертү дип атады.

Путин ассызыклаганча, Дәүләт Думасы депутатларын, закон чыгару җыелышларын һәм кайбер регионнар җитәкчеләрен, шулай ук муниципаль хакимият органнарын сайлаулар катгый рәвештә закон нигезендә һәм билгеләнгән срокларда узачак.

Президент россиялеләрне Дәүләт Думасына һәм төбәк хакимият органнарына сайлауларда тавыш бирергә чакырды. Ул искәрткәнчә, тавыш бирү өч көн дәвамында – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

«Сездән һичшиксез үз хокукыгызны гамәлгә ашыруыгызны, сайлау нәтиҗәләре Россия җәмгыятенең җитлеккәнлеген һәм ныклыгын расласын өчен, уйланылган, җаваплы карар кабул итүегезне сорыйм», – диде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot