news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин сайлау нәтиҗәләре буенча Россия халкына мөрәҗәгать итте: Бу «җиңү» генә түгел

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә дәүләт башлыгын сайлауда тавыш бирүнең рәсми нәтиҗәләрен чыгару уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Безнең ил, җәмгыять, гражданнар өчен бик мөһим сайлау кампаниясе тәмамланды. Һәр кандидатның конкрет проблемаларны хәл итүгә үз алымы бар иде. Барлык конструктив тәкъдимнәр, сайлаучыларда җавап тапкан барлык идеяләр илебез үсеше мәнфәгатьләрендә безнең уртак эшебездә файдаланылачак», - диелә Кремль сайтында чыккан Президент мөрәҗәгатендә.

Путин сайлау кампаниясенең киеренке һәм бик җаваплы булуына игътибар итте, чөнки россиялеләр алдагы 6 елга Россиянең юлын сайлады, үз балаларының киләчәге өчен тавыш бирде.

Ул шулай ук сайлауга килгән россиялеләргә рәхмәт белдерде.

«Сез гражданлык бурычыгызга хөрмәт белән каравыгызны, сайлау иреген һәм үз тавышыгызны бәяләвегезне исбатладыгыз, ә сезнең һәр тавышыгыз, кабатлап әйтәм, зур әһәмияткә ия иде», - диде Россия лидеры.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы россиялеләргә үз кандидатурасын хуплау өчен рәхмәт әйтте һәм бу «җиңү» генә түгел, ә «Россиянең сәяси һәм икътисади курсын хуплау», дип белдерде.

«Ышанычыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Аны аклау өчен миннән торган бөтен нәрсәне эшләячәкмен. Аңлыйм, мондый ышаныч дәрәҗәсе Россия, халкыбызның иминлеге өчен җаваплылыкны да арттыра, шәхсән миннән, безнең командадан тагын да күбрәк нәтиҗәлелек таләп итә. Юлламада җентекләп сөйләгән масштаблы илкүләм проектлар һәм программалар гамәлгә ашырылсын өчен барысын да эшләячәкбез», - дип ышандырды Путин мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100