news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин шәех Мөхәммәт Нахайянны Әмирлекләр Президенты вазифасына сайлануы белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты итеп сайланган шәех Мөхәммәд бен Заид Аль Нахайянга котлау юллады. Юллама тексты Кремль матбугат хезмәтендә чыкты.

«Дәүләт башлыгы эшчәнлегегез Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләренең киләчәк үсешенә, барлык юнәлешләрдә дә үзара файдалы хезмәттәшлеккә ярдәм итәчәк дип ышанам», — диелә дәүләт башлыгы телеграммасында.

Владимир Путин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең яңа президенты белән диалогны һәм уртак эшне дәвам итүгә өметләнүе турында әйткән.

Кичә Әмирлекләрнең элеккеге башлыгы Халиф бен Заид Аль Нахайянның озак вакыт авырудан соң 73 яшендә вафат булуы билгеле булды. Ул 2004 елдан бирле Президент вазифасында иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100