news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин сәүдә үзәкләренең куркынычсыз булуын тикшерергә йөкләде

“Бу ашык-пошык эшләнмәсен”, - диде Россия Президенты.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка сәүдә-күңел ачу үзәкләре эшчәнлегенең куркынычсыз булуын тикшерергә йөкләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Бу ашык-пошык эшләнмәсен”, - диде Россия Президенты.

Моннан тыш, Президент тагын бер тапкыр законга карарга өндәде. Аның сүзләренчә, Россия территориясендә гамәлдә булган норматив база кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барысын да эшләү мөмкинлеген бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot