news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин “Рубин”ның ике уенчысына Мактау граматосы тапшырды

Казан командасы уенчылары “Россия Федерациясенең спорт мастеры” билгесенә ия булдылар.

Путин “Рубин”ның ике уенчысына Мактау граматосы тапшырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Бүген Казанның “Рубин” командасы сакчылары Федор Кудряшов белән Владимир Гранат 2018 елгы дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен бүләкләнделәр.

Гранат белән Кудряшов Россия җыелма командасы составында чемпионатның чирек финалына җиттеләр, анда чемпионат хуҗалары пенальти сериясендә хорватларга оттырдылар.

Россия спорт министры Павел Колобков Казан командасы уенчыларына “Россия Федерациясенең спорт мастеры” билгесен тапшырды. Аннары Кремльдә Россия җыелма командасын тулы составта  Россия Президенты Владимир Путин кабул итте һәм “Рубин” сакчыларына РФ Президентының Мактау грамоталарын тапшырды.

  • Иртәгә 19:00 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында Гранат белән Кудряшов “Рубина” составында 2018-2019 сезонның Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатының беренче туры матчында “Краснодар”га каршы уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot