news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Пенсия фондын һәм Социаль иминият фондын берләштерү турында законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Бердәм социаль фонд булдыру турындагы законны имзалады. Структура Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды функцияләрен берләштерәчәк, диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.

Реформа социаль өлкәдә булган барлык системаларны берләштерә торган социаль казначылык платформасын ясауда бер адым булачак. Аның барлыкка килүе социаль түләүләр идарәсен үзәкләштерергә һәм сарыф ителә торган вакытны киметергә ярдәм итәчәк.

Пенсия һәм социаль иминиятнең берләштерелгән фонды киләсе елдан эшли башлаячак, әмма күчеш чоры тагын ике елга якын дәвам итәчәк.

Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, структураларны берләштергәннән соң барлыкка килгән акча пенсияләрне арттыруга юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot