news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең яңа төбәкләрендә табиблар өчен түләүләрне арттыру турында әйтте

Путин Россиянең яңа төбәкләрендә табиблар өчен түләүләрне арттыру турында әйтте
Туры элемтәдән

Россиянең яңа төбәкләренә табибларны җәлеп итү өчен, «подъемный» ярдәм акчаларын табиблар өчен 2 млн сумга, ә фельдшерлар өчен 1 млн сумга кадәр җиткерү турында уйларга мөмкин. Туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин шулай дип әйтте.

«Проблема аңлашыла. Бу сорау буенча махсус федераль программа булдыру турында тәкъдим бар. Бәлки, Ерак Көнчыгыш үрнәгенә ияреп, табиблар өчен түләүләрне 2 млн сум, фельдшерлар өчен 1 млн сум күләмендә билгеләргә кирәктер. Бу яхшы стимул булыр дип уйлыйм. Бу хакта Хөкүмәт белән сөйләшәчәкмен. Бюджет кабул ителде, ләкин якын киләчәккә тәкъдимнәрне уйларга була», – диде дәүләт башлыгы.

Путин яңа төбәкләрдә ташламалы ипотека программасына да игътибар юнәлтте. Анда ул елына 2 процент күләмендә. Путин фикеренчә, ул программада билгеле бер җитешсезлекләр бар. Хәзер ул ташламалы ипотека яңа торакка гына бирелә, аны икенчел торакка да куллану кирәк, дип саный Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100