Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россиянең яңа төбәкләрендә 21 мең объект төзекләндерелгән
Россиянең яңа төбәкләрендә 21 мең объект төзекләндерелгән. Якындагы биш-алты елда тагын 20 мең объект төзеләчәк һәм торгызылачак. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.
«11 мең объект федераль бюджет хисабыннан торгызылган, 10 меңе – шефлык билгеләнгән төбәк казналарыннан. Әлеге төбәк җитәкчеләренә һәм халкына зур ярдәм өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу гомумдәүләти бурыч», – диде Россия башлыгы.
Илбашы яңа Россия территорияләрен торгызуга финанс чаралары җитәрлек булуына ышандырды. Аларны төзекләндерү һәм үстерү өчен 2030 елга кадәр исәпләнгән программа эшләнгән.
«Берничә юнәлеш буенча эш алып барыла һәм алып барылачак. Бу юл челтәрен, торак, торак-коммуналь хуҗалык, социаль-мәдәни объектларны торгызу. Өч ел эчендә бу төбәкләрнең юл челтәрен норматив хәлгә китерүне планлаштырабыз. Юл челтәре төзекләндереләчәк», – диде Россия Президенты.
Аның сүзләренчә, Азов диңгезе тирәли дүрт юллы боҗра юл төзелеше ниятләнә. «Бу Кырымдагы «Таврида» кебек үк юл булачак. Таганрогтан Мариупольга кадәр өлеше инде ясалган. Бу зур булмаган участок – 40 километр», – диде Путин.
Тагын бер юл Мариуполь һәм Донецк арасында төзеләчәк. Аның озынлыгы якынча 100 километрга кадәр.
«Боларның барысы өчен дә акча каралган. Кайбер социаль объектлар сафка кертелгән. Мәсәлән, Донецкида – дөньякүләм класстагы перинаталь үзәк, Мариупольда – медицина үзәге. Запорожье өлкәсендә халык сораган балалар хастаханәсе төзелеше планлаштырыла», – дип белдерде Владимир Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз