news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиянең яңа Климат доктринасын раслады

Путин Россиянең яңа Климат доктринасын раслады
Фото: «Татар-информ»

РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең яңа Климат доктринасын раслады. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

«Әлеге доктрина климат һәм аның нәтиҗәләре белән бәйле мәсьәләләр буенча РФ бердәм дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда максатлар, төп принциплар, бурычлар һәм механизмнарга карашлар системасыннан гыйбарәт», - диелә текстта.

Документ нигезендә, илнең климат сәясәтенең төп максаты – 2060 елдан да соңга калмыйча углерод нейтральлегенә ирешү.

Доктринаның төп принциплары арасында климат үзгәрешенә карата РФ мәнфәгатьләренең глобаль характерын һәм аның нәтиҗәләренең социаль-икътисади үсешкә йогынтысын, климат сәясәтен булдыру һәм гамәлгә ашыруда илкүләм мәнфәгатьләр өстенлеген, аның ачыклыгын, климат өлкәсендәге чараларның технологик нейтральлеген һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot