Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиянең Украина белән сөйләшүләргә әзер булуы турында белдерде
Россия Украина белән сөйләшүләрне, алдан шартлар куймыйча, ләкин Истанбул килешүләренә нигезләнеп үткәрергә әзер. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.
«Без диалогны, алдан шартлар куймыйча, тик Истанбулда 2022 ел азагында сөйләшү процессы барышында ирешелгән килешүләргә һәм бүгенге чынбарлыкка нигезләнеп алып барырга әзер. Бу хакта йөз тапкыр әйткәнем булды», – диде Илбашы.
Путин әйтүенчә, әгәр Украина чыннан да конфликтны тыныч хәл итәргә тели икән, ул моны эшли ала.
«Әгәр кемдер сайлауга бара икән, легитимлык алачак, теләсә кем белән сөйләшәчәкбез, шул исәптән (Владимир) Зеленский белән дә. Алар бу процессны, үзләре теләгәнчә, Украина эчендә оештыра ала. Әгәр берәр кайчан документны имзалауга барып җитәбез икән, легитим хакимият органнары вәкиләре белән генә имзалый алабыз. Ә легитим булып Рада һәм аның рәисе санала. Бу формаль юридик сорау», – дип ассызыклады ул.
- Быел Украинада Президент сайлаулары хәрби хәл һәм гомуми мобилизация аркасында үткәрелмәде. Владимир Зеленскийның вазифаи вәкаләтләре 20 майда гамәлдән чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз