Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиянең Олимпия уеннарын кабул итәргә әзерлеге турында белдерде
Россия Олимпия уеннарын кабул итәргә әзер. Бу хакта Президент Владимир Путин Россия Олимпия комитетын 115 еллыгы белән котлаганда белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия җәйге һәм кышкы уеннарны үткәрү өчен ачык һәм алга таба да Олимпия уеннары идеалларын саклауга өлеш кертергә әзер.
Путин искәрткәнчә, Россия 1980 елда Мәскәүдә һәм 2014 елда Сочида Олимпия уеннарын уңышлы уздырды. Ярышларның икесе дә югары дәрәҗәдә оештырылды, аларның уңышын Халыкара Олимпия комитеты таныды, дип белдерде ул.
Россия Олимпия комитеты югары казанышлар спортын үстерүдә, спортчыларны әзерләүдә, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерүдә һәм халыкара гуманитар элемтәләрне ныгытуда мөһим роль уйный, дип өстәде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз