Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиянең оборонасын ныгыту өчен корабльләр төзүне үстерү буенча йөкләмәләр бирде
РФ Президенты Владимир Путин үзебезнең илнең корабль төзелешен үстерүгә кагылышлы берничә йөкләмә бирде. Алар, аерым алганда, илнең оборонасын ныгытырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия лидеры ярдәмчесе Николай Патрушевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«РФ Президенты Владимир Путин дәүләтнең оборонасы һәм иминлеген тәэмин итү өчен корабльләр төзүне үстерү мәсьәләләре буенча берничә йөкләмә бирде», – дип сөйли әңгәмәдәш.
Аның сүзләренчә, йөкләмәләр тиз үзгәрүче халыкара вәзгыятьне исәпкә ала. Корабль төзү комплексын сәнәгать җитештерүен модернизацияләү һәм җитештерү-технологик базаны яңарту максатларыннан үстерергә планлаштырыла.
Патрушев шулай ук кайбер йөкләмәләрнең тармакның кадрлар потенциалын ныгыту һәм профильле белем бирү учреждениеләренә ярдәм итүгә кагылуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз