news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиянең Куркынычсызлык советы секретаре урынбасарларын билгеләде

Россиянең Куркынычсызлык советы секретаре урынбасарларының алтысы да элеккеге вазифаларында калды. Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Нургалиев Рәшит Гомәр улын РФ Куркынычсызлык советы секретаренең беренче урынбасары итеп билгеләргә», – диелгән текстта.

Шулай ук Александр Венедиктов, Александр Гребенкин, Юрий Коков, Олег Храмов, Алексей Шевцов урынбасар булып калды. Алардан тыш, ярдәмче билгеләнде – Дмитрий Грибков.

Искәртик, элегрәк Россия президенты Николай Патрушевны РФ Куркынычсызлык советы секретаре вазифасыннан азат итте (ул бу постны 2008 елның маеннан бирле биләгән иде). Аның урынына Россиянең элеккеге саклану министры Сергей Шойгу билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot