news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россиянең космоста корал урнаштырмау тәкъдименә АКШ 2008 елдан бирле киртә куя

Россия стратегик тотрыклылык буенча Америка Кушма Штатлары белән сөйләшүгә әзер, әмма әлеге дәүләт дошманнарча мөнәсәбәттә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламада әйтте.

«Бу очракта без җитәкче даирәләре безгә карата ачыктан-ачык дошманлык гамәлләре куллана торган дәүләт белән эш итәбез. Алар бер үк вакытта Россиягә сугыш кырында стратегик җиңелү китереп, безнең белән стратегик тотрыклылык турында бик җитди фикер алышырга җыенамы?» – диде дәүләт башлыгы.

Путин мондый «икейөзлелек» мисалын да әйтте. «Соңгы вакытта Россиягә карата дәлилсез гаепләүләр бик еш ишетелә, янәсе без космоста атом-төш коралы урнаштырырга җыенабыз. Бу махсус ялганнан башка берни түгел. Бу безне бары тик АКШ өчен генә отышлы булган шартларда сөйләшүләргә җәлеп итү өчен хәйлә», – диде ул.

Россия Президенты сүзләренчә, АКШ Россиянең космоста корал урнаштыруга юл куймау өчен 2008 елда ук әзерләнгән килешү проекты буенча тәкъдименә киртә куя. «Бернинди дә реакция юк», – диде ул.

Шуңа күрә Американың хәзерге хакимиятләренең «стратегик тотрыклылык мәсьәләләре турында сөйләшүләр буенча кызыксынуы» хакындагы сүзләрнең АКШта президент сайлаулары алдыннан булган демогогия дип уйларга бөтен нигез дә бар», – диде дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100