news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең изоляциясе турында: Без көчләп тагылмыйбыз һәм, күргәнегезчә, яхшы яшибез

Россия Президенты Владимир Путин илнең көнбатыш партнерлары белән элемтәләргә әзер булуы һәм алардан беркайчан да баш тартмавы турында әйтте. Бу хакта ул Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матбугат очрашуында белдерде.

«Без көнбатыш партнерларыбыздан мөмкин булган элемтәләр турында төрле хәбәрләр ишетәбез. Без бу элемтәләрдән ябылмадык. Шул исәптән, Европа лидерлары белән элемтәләрдән: «Россия баш тарта», – дип әйткәнне ишеткәч, моның ялган булуын әйтәсем килә. Без элемтәләрдән баш тартмадык һәм хәзер дә баш тартмыйбыз. Әгәр кемдер безнең белән мөнәсәбәтләрне яңартырга тели икән, рәхим итегез. Без бит һәрвакыт бу турыда сөйлибез. Ләкин көчләп тагылмыйбыз. Күргәнегезчә, без нормаль яшибез, эшлибез, үсеш кичерәбез. Бездә икътисад үсешкә таба бара», – диде Россия лидеры.

Аның әйтүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә Эчке тулаем продукт 3,4-3,6 процентка үсешен күрсәткән. «Ә быел дүрт процент та булырга мөмкин», – дип тәгаенләштерде дәүләт башлыгы.

«Еврозона икътисады рецессия чигендә тора. Америка Кушма Штатларында, дөрес, үсеш бар: 3,1-3,2 процент тирәсе. Чынлыкта, бу начар түгел. Әмма барыбер проблемалар җитәрлек», - дип йомгаклады Владимир Путин, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр һәм Россиянең изоляциясе турындагы сорауга җавап биреп.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100