news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси системасы нык булырга тиеш

Россия Президенты Владимир Путин инаугурация тантанасында Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси системасы нык булырга тиешлеген ассызыклады.

«Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси системасы нык булырга, теләсә нинди каршылыкларга һәм куркынычларга каршы тора алырга тиеш. Тарих сабакларын һәм эчке болганчыклар һәм фетнәләр өчен түләргә туры килгән фаҗигале бәһаләрне онытырга ярамый», – диде Президент. Ул дәүләт һәм иҗтимагый система тотрыклы, сыгылмалы булырга, илнең үсешенә этәргеч бирергә тиешлеген әйтте.

Владимир Путин әйтүенчә, илнең бәйсезлеген, бердәмлеген кайгыртырга кирәк. «Җәмгыятьтә мохит ничек үзгәргәнен, ышанычлылык, үзара җаваплылык, ихласлык, гаделлек, каһарманлык, намуслык ничек югары бәяләнгәнен күрәбез. Тиз үзгәрә торган катлаулы дөньяда конкурентлыкка сәләтле булырга, Россия өчен яңа офыклар ачарга тиешбез», – дип белдерде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100