news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиянең Төркиядәге илчесен дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә фәрман бирде

Россия Президенты террор акты нәтиҗәсендә һәлак булган Андрей Карловның эшчәнлеген югары бәяләде.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ).  Россия Президенты Владимир Путин Тышкы эшләр министрлыгына Төркиядәге илче Андрей Карловны дәүләт бүләгенә тәкъдим итәргә фәрман бирде.Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Путин Карловның хәрби постында һәлак булуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә. РФ Президенты Тышкы эшләр министрлыгына илченең исемен мәңгеләштерү өчен кирәкле гамәлләрне башкарырга кушты. 

Владимир Путин Андрей Карловны үтерүне Россия-Төркия арасын һәм Сириядәге мөнәсәбәтләрне бозу максатыннан эшләнгән дип белдерде. 

Исегезгә төшерәбез: Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов кичә Анкарада атып үтерелде. Һөҗүм итүче, элек полициядә эшләгән Мевлют Мерт Алинташ аткан вакытта дини рухтагы лозунглар кычкырган, дип хәбәр итә төрек журналистлары. Һөҗүм итүчене махсус хезмәтләр атып үтергән. 

Андрей Карлов - Россиянең һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелгән дүртенче илчесе.

1829 елда Россиянең Ирандагы илчесе Александр Грибоедов үтерелә. 1923 - РСФСРның Италиядәге илчесе Вацлав Воровскийны ак гвардия офицеры атып үтерә. 1927 елда СССРның Польшадагы илчесе Петр Войков һөҗүм нәтиҗәсендә үлә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100