news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россиянең оборона сәләте дистә елларга алга тәэмин ителгән

Илнең иминлеге Россиянең прогрессив тыныч үсеше өчен шартлар тудырды, диде Россия Президенты.

Путин: Россиянең оборона сәләте дистә елларга алга тәэмин ителгән
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия үзенең оборонага сәләтен дистә елларга алга тәэмин итте. Шуның аркасында икътисад үсешенә һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыруга игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия дөньядагы барлык кызыксынган партнерлары белән хезмәттәшлек итү өчен ачык. Шул ук вакытта илкүләм иминлекне ныгыту буенча гамәлләр вакытында һәм җитәрлек күләмдә башкарылды.

«Ракета-атом-төш коралы тарихында беренче тапкыр без берәүнең дә артыннан кумыйбыз. Киресенчә, башка дәүләтләргә әле Россия ия булган корал булдырырга кирәк. Илнең оборона сәләте унар елларга алга тәэмин ителгән», — диде Россия Президенты.

Аның сүзләренчә, куркынычсызлыкны тәэмин итү Россиянең прогрессив тыныч үсеше өчен шартлар тудырды: икътисади һәм социаль үсешкә, шулай ук гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга игътибарны юнәлтергә мөмкинлек туды.

news_right_1
news_right_2
news_bot