Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиянең Мисыр белән туры авиарейсларны яңартырга әзерлеген белдерде
Хөкүмәтара беркетмәне имзалау якын арада булачак, дип вәгъдә ителә.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Россия Мисыр белән туры авиарейсларны ачарга әзер. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Каһирә Президенты Фәттах ас-Сиси белән очрашуда җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Владимир Путин Синай өстендә булган авиаһәлакәттән соң Россиянең Мисыр белән туры авиаэлемтәләре тукталуын искә төшереп узды. Россия лидеры сүзләренчә, бу вакыт эчендә Мисыр хакимияте аэропортларда куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү буенча күп эш башкарган.
Россия куркынычсызлык хезмәте тулаем алганда Россиянең Мәскәү һәм Каһирә арасында туры авиаэлемтә ачылышына әзерлеген җиткерде, дип өстәп әйткән Путин.
Теманы йомгаклаганда, Россия Президенты Мисырга очышлар яңарту турындагы хөкүмәтара беркетмәне имзалау бик якын арада булачак, дип вәгъдә биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз