news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиянең һәм Евросоюзның санкцияләрдән булган югалтуларын чагыштырды

Президент Көнбатышның Россиягә карата мөнәсәбәте үзгәрмәячәген ышанып әйтте.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2014 елдан Көнбатыш рестрикцияләре вакытында Россия 50 млрд доллар ала алмаган, Евросоюз 240 млрд доллар югалткан. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтәдә сөйләде.

"Эксперт мәгълүматлары буенча, әлеге рестрикцияләр, чикләүләр нәтиҗәсендә, Россия 2014 елдан башлап, 50 млрд долларга якын акча алып бетермәгән, Евросоюз – 240 млрд доллар, АКШ - 17 млрд доллар, Япониядә бу сан 27 млрд доллар тәшкил иткән”, - диде ул.

Путин сүзләренчә, болар барысы да шул илләрдәге эш урыннарында чагылыш таба. “Көнбатыш чикләре белән бәйле рәвештә импортны алыштыру буенча Россия программасы күләме 667 млрд сум тәшкил итте”, - диде ул.

Путин Көнбатышның Россиягә карата мөнәсәбәте үзгәрмәячәген ышанып әйтте. “Россиягә карата кардиналь үзгәрешләр булмаячак, гәрчә Мәскәү җиңүләргә барса да һәм оппонентларның барлык таләпләрен үтәргә ризалашса да. Бәлки ниндидер тышкы сигналлар булыр, әмма бернәрсә дә үзгәрмәс", - дип белдерде Путин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot