news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиянең хәлифәлеккә әйләнүенә юл куймаячагын белдерде

"Без моңа юл куймаячакбыз. Карагыз аны, Вашингтон хәлифәлеккә әйләнмәсен”, — дип җиткергән ил Президенты.

Путин Россиянең хәлифәлеккә әйләнүенә юл куймаячагын белдерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Оливер Стоунга биргән интервьюсында, Мәскәүдә  хәлифәлек булырмы, дигән сорауга андый хәлгә беркайчан да юл куелмаячагын җиткергән, дип яза RT.

“Без моңа юл куймаячакбыз. Карагыз аны, Вашингтон хәлифәлеккә әйләнмәсен”, – дип җиткергән Путин.

Моннан тыш, Россия Президенты  дөньядагы бер генә дин дә явызлык чыганагы булырга тиеш түгеллеген билгеләп үткән. Шулай ук Путин, исламда шигыйләр (сөннәтне кире кагып, корьәнне генә танучы мөселманнар) һәм сөннәтләр арасындагы каршылык кайчан да булса бетәргә тиеш дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot