news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин “Россиянең атказанган журналисты” исемен кертү мөмкин, дип саный

Бу хакта Дәүләт башлыгы Россия гаммәви матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуда җиткерде.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Дәүләт башлыгының Россия гаммәви матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны “Атказанган мәдәният хезмәткәре” яки “Атказанган элемтәче” дип бүләкләүләрен, гамәлдә исә бу туры килмәвен билгеләп үтте. Бу хакта РИА “Новости “ хәбәр итә.

Соловьев шулай ук аерым “Атказанган журналист" исемен булдыруны тәкъдим итте.

"Бик нигезле дип уйлыйм, ә нигә юк? Мин инде кереш сүземдә үк хәзер аның героик һөнәр икәнлеген әйттем. Бу - бик дәлилле. Билгеле, әйдәгез. Мин шундый йөкләмәне президент хакимиятенә формалаштырырмын”, дип җавап бирде Путин әлеге тәкъдимгә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot