news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин россиялеләрнең көнбатыш программаларына һәм сервисларына бәйлелеген киметергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин кулланучыларның көнбатыш программаларына һәм сервисларына бәйлелеген киметергә чакырды. Үз фикерен ул Кремльдә эшлекле даирәләр белән очрашуда әйтте.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, россиялеләргә чит ил цифрлы платформаларын куллану белән бәйле «зарарлы гадәтләрдән» котылырга ярдәм итү мөһим.

«Россиядә кулланучыларны көнбатыш программаларына һәм сервисларына бәйлелек кебек» зарарлы гадәтләрдән «арындырырга кирәк», - диде Путин.

Моннан тыш, президент чит ил маркетплейслары белән бәйле куркынычларга игътибар юнәлтте, алар аша «теләсә нәрсә» гамәлгә ашырылырга мөмкин, шул исәптән контрафакт продукция дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot